В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Иран, Кытай Халык Республикасы, Камеруннан 160 тан артык компания вәкилләрен берләштерәчәк
Фото: tatoilexpo.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче август). Казан Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 үткәрү өчен мәйданчык булачак. Анда Иран, Кытай, Белоруссия, Камерун, Үзбәкстан һәм башка илләрдән 160 тан артык компания вәкилләре катнашачак.
Форум программасында TatOilExpo халыкара күргәзмәсе, конференцияләр (шул исәптән Кытай делегациясе катнашында), түгәрәк өстәлләр һәм тәэмин итүче көннәре булачак.
Чара 31 нче августтан 2 нче сентябрьгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Форум Татарстанда нефть чыгаруның 80 еллыгына багышлана, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.