Татарстан башкаласын турнирда «Ак бүре» командасы тәкъдим итә.
Фото: Денис Гордийко
«Алтын алка» ярышлары илнең 80 нән артык төбәгеннән 45 меңнән артык яшь хоккейчыны берләштерә. Турнир муниципаль, төбәк, финал этапларыннан һәм суперфиналдан тора. Һәр этап җиңүчеләре үз төбәкләрен ярышларның киләсе дәрәҗәсендә тәкъдим итәләр. Мәсәлән, суперфиналга Казанга Түбән Новгород өлкәсе, Коми Республикасы һәм Ярославль өлкәсе вәкилләре, шулай ук Хабаровск крае, Свердловск өлкәсе, Краснодар крае, Новосибирск өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы, Башкортостан Республикасы, Архангельск өлкәсе һәм Тверь өлкәсе командалары киләчәк.
Турнир 15-19 нчы майда «Ак Бүре» һәм «БАСКО» арена боз сарайларында узачак, ярышларны ачу һәм ябу, шулай ук тематик гала-матч Спорт сараенда оештырыла. Финалчылар Россия Спорт министрлыгыннан кубоклар, медальләр һәм дипломнар алачак. Иң дәрәҗәле бүләк Континенталь балалар хоккей лигасының «Стихияләр кубогы» күчеп йөрүче трофее булачак.
«Алтын алка» ярышлары «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, турнирның муниципаль этабы Казанда 8 нче гыйнварда старт алды. Ул 96 командадан 1900 дән артык яшь хоккейчыны берләштерде.
2022 елда Казанның «Ак Бүре» хоккей командасы беренче тапкыр «Алтын алка»ның көмеш призеры булды. Яшь хоккейчыларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады – ул спортчыларга рәхмәт хатлары тапшырды.