Турнирда Россиянең 20-дән артык шәһәреннән 2 мең спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). Казан фитнес-аэробика буенча Идел буе, Көньяк, Урал һәм Төньяк-Кавказ федераль округлары чемпионатын һәм беренчелеген кабул итәчәк. Турнирлар Россиянең 20-дән артык шәһәреннән 205 команда составында 2 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк.
Ярышлар берничә яшь категориясендә узачак: 8-10 яшь, 11-13 яшь, 14-16 яшь, 17 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк, 35 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк. Ярышларда катнашучылар аэробика, степ-аэробика, хип-хоп, спорт дисциплиналарында үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Алда торган турнир Россия беренчелеге һәм чемпионаты алдыннан контроль старт булып тора.
Чараны ТР Спорт министрлыгы, Россия фитнес-аэробика федерациясе һәм Татарстан Республикасы фитнес-аэробика федерациясе оештыра.
Турнир 7-нче һәм 8-нче мартта «КАИ Олимп» мәдәни-спорт комплексында узачак. Ярышлар 7-нче март көнне 8.30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.