Ярышларда илнең 19 субъектыннан спортчылар чыгыш ясаячак, алар 73 клубны тәкъдим итәчәк.
Фото: fdsarr.ru
Татарстаннан ярышларда 5 Казан клубыннан 84 спортчы чыгыш ясаячак («Фокс», Step to dance, «Стимул», Formation и «Ассоциация»), дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Бөтенроссия бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе тарафыннан ярышларда катнашучыларның барысының да куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрелде. Спорт объектында контактсыз термометрия һәм санитайзерлар оештырылачак, индивидуаль саклану чаралары - битлекләр һәм перчаткалар бушлай биреләчәк.
Ярышларны федерация сайтында карарга мөмкин.