В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында «Дүртлек финалы»на юллама өчен «Зенит-Казан», «Факел», «Газпром-Югра» һәм «Урал»көрәшәчәк.
Фото: ВК «Зенит-Казань»
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Казан волейбол буенча Россия Кубогының ярымфинал этабын кабул итәчәк. 5-8-нче ноябрьдә Татарстан башкаласында «Дүртлек финалы»на юллама өчен «Зенит-Казан», Яңа Уренгойдан «Факел», Сургуттан «Газпром-Югра» һәм Уфадан «Урал» командалары көрәшәчәк.
Россия Кубогының ярымфинал этаплары шул ук вакытта Мәскәүдә һәм Ханты-Мансийскта узачак.
25-26-нчы декабрьдә төньяк башкалада Питерның «Зенит»ы хуҗа хокукларында үзенең көндәшләре белән «Дүртлек финалы»нда очрашачак, дип хәбәр итә Казан волейбол клубы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Зенит-Казан» алты тапкыр рәттән Россия чемпионы булды, ә үз тарихында тугыз тапкыр.