В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда республиканың 16 районыннан, Яр Чаллыдан һәм ТР башкаласыннан спортчылар катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 21-22-нче декабрьдә Казанда бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге һәм чемпионаты узачак.
Сайлап алу этапларында җиңүче командалар - республиканың 16 районыннан, Яр Чаллы һәм Казаннан килгән спортчылар үзара көч сынашачак. 21-нче декабрьдә Татарстанның команда беренчелегендә 2005 елда туган һәм аннан да яшьрәк спортчылар, 22-нче декабрь – 2004 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар катнашачак. Һәр команда составында 4-тән 12-гә кадәр кеше чыгыш ясый. Уеннар 10.00 сәгатьтә башлана, ә бүләкләүләр – 19.00 сәгатьтә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.