В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 15-нче июньдә Гимнастика үзәгендә башлана.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). 15-нче июньдә Казанда нәфис гимнастика буенча Yoldiz Cup халыкара турниры старт ала. Призлы урыннар өчен Россия шәһәрләреннән, Франция, АКШ, Сербия, Әрмәнстан һәм башкалардан 300-дән артык спортчы көрәшәчәк дип көтелә. Турнир индивидуаль һәм төркем дисциплиналарында узачак.
Татарстанны республика җыелма командасының төп составы тәкъдим итәчәк. Гимнасткалар бу ел Россия чемпионатының ике тапкыр бронза призерлары булып тора.
Ярышларның баш судьясы - Динара Сафина, Бөтенроссия судьялар коллегиясе әгъзасы, Татарстан җыелма командасының баш тренеры, халыкара категория хөкемдары.
Ачылу тантанасы 16-нчы июньдә 13:00 сәгатьтә Сыртланова урамы, 6 адресы буенча Гимнастика үзәгендә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.