Ярышларга Белоруссия, Кытай һәм Мисырның милли җыелмалары киләчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Казанда 21 нче августтан 3 нче сентябрьгә кадәр чирәмдәге хоккей буенча «Милләт кубогы» халыкара турниры узачак.
21 нче августтан 27 нче августка кадәр беренчелек өчен хатын-кызлар командалары көрәшәчәк, алар арасында Россия һәм Белоруссия җыелмалары да бар. Ә 28 нче августтан 3 нче сентябрьгә кадәр җиңүчеләрне ир-атлар арасында билгеләячәкләр. Россия һәм Белоруссия командаларыннан тыш Кытай һәм Мисырның милли җыелма командаларының катнашуы көтелә.
Ярышлар Чирәмдәге хоккей үзәгенең махсус әзерләнгән кырларында узачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.