В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы брейкинг, граффити-батл һәм бию мастер-классларын карый алачак.
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче август). Казан брейк-данс һәм граффити буенча 14 нче Халыкара COMBOnation турнир финалын кабул итәчәк. Ярышлар 25-28 нче август көннәрендә шәһәрнең сигез мәйданчыгында узачак.
Турнир программасына брейкинг, граффити-батллар буенча ярышлар, бию мастер-класслары кертелгән. Шулай ук катнашучылар һәм тамашачылар профессиональ артистлар белән дә аралаша алачаклар. Тулырак җәдвәлне «Вконтакте» социаль челтәрендәге турнир берләшмәсендә белергә мөмкин.
COMBOnation йомгаклау көнендә «Урам» экстрим-паркы территориясендә брейкинг буенча финал ярышлары узачак. Чыгышларга бөтен дөньядан легендар атлетлар һәм узган елгы турнирда җиңүчеләр бәя бирәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгының матбугат хезмәте.
«OLD TO THE NEW 2vs2 номинациясе брейк-данс-ярышларның бер үзенчәлеге булачак, анда команда көрәшләрендә 30 яшьтән башлап яшь аермалыгы булган парлар катнашачак», – дип сөйләде COMBOnation авторы, брейк-данс буенча дөнья чемпионы Александр Шаталов.
Шулай ук 26 нчы августта «Алафузов фабрикасы»нда зур холстларда граффити техникасы буенча ярышлар узачак. Керү ирекле. Моннан тыш, 28 нче августта «Синдикат» клубында COMBOnight электрон музыка фестивале оештырыла.
Турнир Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән үткәрелә.