В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Матчларда Россия, АКШ, Швейцария һәм Словакия яшүсмерләр җыелма командалары катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). 13-15 декабрьдә Казанда, Спорт сараеның боз мәйданчыгында, 17 яшькәчә булган яшүсмерләр җыелма командалары арасында Халыкара хоккей турниры – «4 милләт турниры» узачак.
Матчларда Россия, АКШ, Швейцария һәм Словакия яшүсмерләр җыелма командалары катнашачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
«4 милләт турниры» – хоккей сезоны дәвамында (сентябрь-март айлары) үткәрелә торган традицион ярыш, ул Россиядә генә түгел, Европаның башка илләрендә дә оештырыла.