«Форум кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Чарада Ирина Муравьева катнашында Россия Кече театры һәм Анкарадан төрек театрлары гастрольләре көтелә», – диде министр урынбасары.

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанда «Нәүрүз» халыкара фестиваль-форумы кысаларында төрек театрлары гастрольләре узачак. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгы башлыгы урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Форум кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Чарада Ирина Муравьева катнашында Россия Кече театры һәм Анкарадан төрек театрлары гастрольләре көтелә», – диде министр урынбасары.

«Нәүрүз» фестиваль-форумы Татарстан башкаласында 27 нче майдан 1 нче июньгә кадәр планлаштырылган.

Чарада катнашучылар өчен актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура, сценография һәм башка дисциплиналар буенча мастер-класслар оештырылачак. Остазлар сыйфатында РФ театр сәнгатенең һәм менеджментның әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясаячак.

2024-05-24T17:07:03+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.