В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирда Россия, Казахстан, Кыргызстан, Иран һәм Белоруссиядән 2 меңнән артык спортчы катнашачак.
Фото: ТР Каратэ федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 6-10 нчы апрельдә Казанда «Ак Барс Кубогы» карате буенча халыкара һәм бөтенроссия ярышлары узачак. Аларда Россия, Казахстан, Кыргызстан, Иран һәм Белоруссиядән 2 меңнән артык спортчы катнашачак.
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышлар кысаларында судьялар семинары узачак, ул ката һәм кумит буенча WKF кагыйдәләрен тикшерүче теоретик өлешне үз эченә ала. Анда Россиянең каратэ федерациясе судьялар комитеты рәисе һәм A WKF реферисы Шарапутдин Магомедов, AKF судьялар комитеты рәисе һәм WKF судьялар комитеты әгъзасы Мансур Әл Солтан һәм Азия судьялар коллегиясе әгъзасы Аскар Молдагали катнашачак.
Ярышларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ярдәме белән Россия Каратэ федерациясе һәм Татарстан Республикасы Каратэ федерациясе оештырды.