В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларга 150-гә якын спортчы киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). 27-нче октябрьдә «Олимп» спорт комплексында (Чистай ур., 67) акробатик рок-н-ролл буенча ТР Кубогы узачак.
Ярышларга 150-гә якын спортчы киләчәк, аларга 11 дисциплинада медальләр уйнатырга туры киләчәк.
Ярыш көне тантаналы парадтан 12.00 сәгатьтә башланачак, аннан соң сайлап алу турлары һәм финаллар узачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 14.30 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.