В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренчелек өчен 600 дән артык спортчы көрәшәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель). 18-24 нче апрельдә Казан Теннис академиясендә кикбоксинг буенча Россия Кубогы узачак. Беренчелек өчен Россия Федерациясе һәм Белоруссия төбәкләреннән 600 дән артык спортчы көрәшәчәк.
Ярышлар ике этапта узачак. 18-20 нче апрельдә катнашучылар арасында – «лоу-кик», «лайт-контакт», «поинтфайтинг» һәм «соло композицияләр» дисциплиналарында, 22-24 нче апрельдә «фулл-контакт» һәм «К1» дисциплиналарында бүләкләр уйнатылачак.
Ярышларда яшь спортчылар да, тәҗрибәле спортчылар да катнашачак. Алар арасында дөнья чемпионнары һәм Россия җыелма командасының күренекле вәкилләре – Дарья Кувакина, Карина Вәлиева, Изабелла Анферова, Артем Штырков, Иван Булдаков һәм башкалар бар.
Россия Кубогы белән беррәттән Kazan open бөтенроссия ярышлары да узачак, анда 700 яшь атлет катнашачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.