В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 3-6 сентябрьдә Бадминтон үзәгендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Казан Бадминтон буенча Россия кубогын кабул итәчәк. Ярышлар 3-6 сентябрьдә Бадминтон үзәгендә узачак. Россиянең иң көчле спортчылары – Бадминтон илкүләм федерациясенең рейтинг лидерлары барлык биш разрядта да ярышачак.
Казанга Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Омск өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән кунаклар килер дип көтелә. Татарстан узган елгы Россия Кубогы җиңүчеләрен Сергей Сирант һәм Евгения Косецкая тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышлар җәдвәле белән сылтама буенча танышырга була.