В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирларда бөтен илдән 300-дән артык спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). 2-нче августта Казанда Россия укучыларының Чирәмдәге хоккей буенча IX спартакиадасының финал ярышлары старт ала. Турнирларда бөтен илдән 300-дән артык спортчы катнашачак.
Ярышлар 15-16 яшьлек, 3 спорт разрядыннан да ким булмаган спорт квалификациясенә ия булган егетләр һәм кызлар арасында үткәрелә.
Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Мәскәү, Свердловск, Ростов, Ленинград, Самара өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Краснодар, Пермь, Алтай крайларыннан хоккейчылар катнашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 2-нче августта 17.30 сәгатьтә Чирәмдәге хоккей үзәге кырында узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышлар җәдвәле белән сайтта танышырга мөмкин.