Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2019, 16:48

Казан «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты финалын кабул итәчәк

Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән катнашучылар өчен илкүләм чемпионат дөнья чемпионаты алдыннан сынау ярышлары кебек булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май, Алсу Сафина). 20-нче майдан 24-нче майга кадәр Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалы узачак. Илнең 85 төбәгеннән килгән 1,5 меңнән артык конкурсант «Ворлдскиллс»ның 92 компетенциясе буенча һәм «Ворлдскиллс Юниорлары»ның 48 компетенциясе буенча көч сынашачак. Аларның эшләрен 1,5 меңнән артык эксперт бәяләячәк. Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән катнашучылар өчен илкүләм чемпионат дөнья чемпионаты алдыннан сынау ярышлары кебек булачак.

«Хәзер төп басымны илкүләм чемпионатка ясыйбыз, яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк әзерләр өчен тырышабыз», - дип билгеләп үтте бүген «Казан Экспо»да узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Чемпионатта Татарстан җыелма командасы 258 кешедән торган зур команда белән чыгыш ясаячаклыгын җиткерде ул. Татарстан җыелма командасының 16-22 яшьлекләр категориясенә 80 компетенция буенча 162 конкурсант (52 кыз һәм 110 егет), 12-16 яшьлекләр категориясенә 48 компетенция буенча 96 кеше (29 кыз һәм 67 егет) кергән. Әуәы көннәрдә чемпионат алдыннан Татарстан командасы әгъзалары өчен җыеннар уза.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова, үз чиратында, милли чемпионат финалында Россиянең 85 субъекты җыелма командасы катнашачагын хәбәр итте.

Россия конкурсантларыннан тыш, милли чемпионатта 26 илдән 152 чит ил вәкиле катнашачак - Монголиянең Япониядән, Кытай, Португалия, Сингапур, Вьетнам, Бөекбританиядән, Бельгиядән һ.б. Конкурсантлар белән бергә чит ил экспертлары да киләчәк.

Милли чемпионат көннәрендә Казанда 26 «Ворлдскиллс» компетенциясе буенча «Зирәк (50+) күнекмәләр» чемпионаты узачак. Анда 391 конкурсант һәм 26 төп эксперт катнашачак.

Милли чемпионат «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә, шулай ук өстәмә 5 мәйданчыкта узачак: Декабристлар ур., 96 адресы буенча Халыкара сервис көллиятендә (Адоратский ур., 58б), Казан халыкара аэропортында, Төбәкара компетенцияләр үзәгендә (Галиев ур., 3а) һәм Актай ур., 21/2 адресы буенча урнашкан типографиядә.

Милли чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары «Татнефть-Арена» боз сараенда үтәчәк. Тантаналарда 5 меңнән артык тамашачы катнашыр дип көтелә.

Барлык яңалыклар