В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия җыелма командасы өчен Казан укучысы Полина Кудерметова чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча Европа кышкы Кубогының квалификация этабы Казанда узачак. Россия командасы составында ТР башкаласы спортчысы Полина Кудерметова чыгыш ясаячак.
Ярышлар 1 февральдән 3 февральгә кадәр Теннис академиясе кортларында узачак. Турнирда җиңгән өчен 10-нан артык команда көрәшәчәк, алар арасында Россия, Болгария, Төркия, Германия, Эстония, Швеция һәм башкалар бар, дип хәбәр ителә ТР Спорт министрлыгы сайтында.
Турнирга керү ирекле.