Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2022, 14:27

Казан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчылар һәм инвалидлар арасында футбол буенча бөтенроссия ярышлары этабын кабул итәчәк

«Стальная воля» турниры илнең 20 төбәгеннән 400 дән артык футболчыны берләштерәчәк.

Фото: ТР Спорт министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). 7 нче сентябрьдән 11 нче сентябрьгә кадәр Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчылар һәм инвалидлар арасында футбол буенча бөтенроссия ярышлары узачак. «Стальная воля» турниры илнең 20 төбәгеннән 400 дән артык футболчыны берләштерәчәк.

Ярышлар алты дисциплинада узачак: интеллектуаль тайпылышлары булган затлар футболы, ишетмәүчеләр футболы һәм В1 күрмәүчеләр футболы, электроколяскалардагы футбол, церебраль паралич белән авыручы затлар футболы, ампутантлар футболы. Командалар «Ярдәм», «Триумф», «КАИ Олимп» спорт комплексларында һәм футбол-җиңел атлетика манежында көч сынашачак. Ярышларга бушлай кереп була, аларның җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

«Стальная воля»ның беренче этабы Түбән Тагилда 3-7 нче августта узды. Анда Россиянең 25 төбәгеннән 16-70 яшьлек 400 дән артык кеше катнашты. Казаннан соң спортчылар Сочида финал турнирын уздырачаклар, ул 9-13 нче ноябрьдә булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

«Стальная воля» – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында футболны популярлаштыра торган турнир, шулай ук социаль һәм физик реабилитацияләүдә, сәламәтлек үзенчәлекләре белән футболчыларның хәзерге җәмгыятькә интеграцияләнүенә ярдәм итә.

Барлык яңалыклар