В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Су спорт төрләре сараенда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). 19-нчы апрельдән 21-нче апрельгә кадәр Казан беренче тапкыр синхрон йөзү буенча дөнья чемпионаты этапларының берсен кабул итәчәк. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда узачак.
Дөнья сериясенең Казан этабы 2019 елда исәбе буенча өченче булачак. Алар барлыгы 8 булачак. Беренче этап Парижны кабул итәчәк, аннары ярышлар Александруполиста узачак. Казаннан соң спортчылар Токиога, аннан Пекинга, Гринсборога, Квебекка юл тотачак. Ярышлар 2-нче июньдә Барселонада тәмамланачак.
Ярышларның өч көнлек программасы төркем ярышларын (техник һәм ирекле программалар), соло чыгышларын (техник һәм ирекле программалар), дуэтлар һәм катнаш дуэтлар ярышларын (техник һәм ирекле программалар), катнаш программаларны, акробатик төркемнәр ярышларын үз эченә алачак. Һәр дисциплинада этаплар суммасы буенча иң яхшы җыелма командалар суперфиналда чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма дирекциясенең матбугат хезмәте.