25 факел йөртүче Игенчеләр сараеннан шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап КФУның төп корпусына кадәр йөгерәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). 10 ноябрьдә Казан 2019 елда узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы уты эстафетасын кабул итә. Татарстан Республикасы башкаласында эстафетаны маршруты 2500 км тәшкил итә.
25 факел йөртүче 10.30 сәгатьтә Игенчеләр сарае яннынан кузгала. Алар Татарстан башкаласының иң әһәмиятле урыннары аша үтәчәкләр: Воскресение манарасы, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, “Кол Шәриф”мәчете, Татарстан тархы музее, ТР Милли музее, ТР Милли китапханәсе. Маршрут 11.50 сәгатьтә КФУ төп корпусы янында тәмамлана. Биредә шәһәр ут казанын кабызу бәйрәме узачак, дип хәбәр итә спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең медиа департаменты.
Искәртергә кирәк, студент уеннары утын 20 сентябрьдә Туринда (Италия) кабыздылар – эстафета биредә старт алды. Халыкара этап кысаларында факел йөртүчеләр Алма-Ата (Казахстан) һәм Хәрбин (Кытай) урамнары буйлап йөгереп уздылар. Россиядә эстафетаны Мәскәү, Калининград, Симферополь, Ростов-на-Дону, Ставрополь һәм Грозный кабул итте инде. Казаннан соң утны 17 ноябрьдә Екатеринбург каршы ала. Эстафетаның федераль этабы маршрутында илнең 30 эре шәһәре бар. Маршрутның иң азаккы ноктасы – Красноярск, анда ут 2019 елның 1 мартында килеп җитә.