Бу хакта Россия чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе хәбәр итте
Фото: Марат Мөгыйнов
«2025 елның февраль ахырында - март башында Казанда Россия чемпионатын уздырырга планлаштырабыз. Ләкин озын дистанцияләргә ярышлар булмаячак», – диде спикер.
Исегезгә төшерәбез, гыйнвар аенда Казан чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабын кабул итте, анда 200 дән артык спортчы катнашты.