Ярышлар Су спорт төрләре сараенда узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). 28-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр Казанда йөзү буенча FINA Дөнья кубогының дүртенче этабы ярышлары узачак. Йөзү нәтиҗәләре декабрь аенда Абу-Дабида узачак кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты өчен квалификация ярышлары булачак.
Йөзү буенча дөнья кубогы 1988 елдан Халыкара су спорт төрләре федерациясе (FINA) тарафыннан уздырыла. Ярышлар төрле шәһәрләрдә үткәрелә торган этапларга бүленә. Быел алар 1-нче октябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр Берлинда, 7-нче октябрьдән 9-нчы октябрьгә кадәр Будапештта, 21-нче октябрьдән 23-нче октябрьгә кадәр Дохада, 28-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр Казанда узачак.
Барлык дүрт этапта спортчылар 25 метрлык бассейнда ярышачак. Татарстан башкаласында йөзү ярышлары Сибгат Хәким урамы, 70 адресы буенча Су спорт төрләре сараенда узачак.
Казан инде 2015, 2018 һәм 2019 елларда FINA Дөнья кубогы этапларын кабул итте, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.