В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уен “Казан Арена” стадионында 21.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). 6 июльдә Казан FIFA футбол буенча дөнья чемпионатының чирек финалы матчын кабул итә. Бу матч Татарстан башкаласы өчен азаккысы була. 21.00 сәгатьтә “Казан Арена” стадионында Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары арасында уен башлана.
Тамашачыларга контроль-үткәрү пунктларында тикшерү үтәргә кирәк булганга, стадионга алдан килергә киңәш ителә. Матч башланырга 3 сәгать кала, ягъни 18.00 сәгатьтә, стадионга керү ачыла. Искәртергә кирәк, стадионда футболдан кала, тамашачыларны күңел ачу программалары көтә. Стадионда сувенирлар алып булачак. Моннан кала, биредә ашамлыклар һәм эчемлекләр дә алып була.
Стадионга үтү өчен җанатарларда үзләре белән билет һәм җанатар паспорты булырга тиеш.
Матч башланырга 4 сәгать кала (17.00 сәгатьтә) “соңгы миль” гамәлгә керә һәм стадионга кадәрге араны җәяүләп узарга туры киләчәк. “Соңгы миль” режимы 7 июль 01.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Стадионга барыр алдыннан стадионда үзеңне тоту кагыйдәләре һәм алып керергә тыелган предметлар исемлеге белән танышырга киңәш ителә.