Ярышларда бөтен республикадан 300-дән артык спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). 19-21 сентябрьдә Казанда йөзү буенча Татарстан чемпионаты узачак. Ярышларда бөтен республикадан 300-дән артык спортчы катнашачак.
Җиңү өчен Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Саба районы, Алабуга һәм Сарман йөзүчеләре көрәшәчәк.
Чемпионат «Акчарлак» йөзү бассейнында узачак. Ярышларны ачу тантанасы 19-нчы сентябрьдә 9.45 сәгатьтә була, ә ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.