В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең иң көчле спортчылары чыгыш ясар, дип көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты Казанда 25-28-нче сентябрьдә узачак. Ярышлар «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Ярышларда илнең иң көчле спортчы кызлары катнашыр, дип көтелә.
Татарстан башкаласында турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.