Тамашачылар илнең 60 төбәгеннән килгән 900 спортчы чыгышын карый алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Казан 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Ул илнең 60 төбәгеннән 900-ләп спортчыны берләштерәчәк.
Татарстан башкаласы турнирны алтынчы тапкыр кабул итә. Узган ел анда Россия Федерациясенең 60 субъектыннан 849 спортчы катнашты. Ул вакытта 22 рекорд куелган иде: өч Россия рекорды, яшүсмерләр арасында өч дөнья рекорды, яшүсмерләр арасында өч Европа рекорды һәм яшүсмерләр арасында 13 Россия рекорды.
Бу елгы ярышлар 4-8-нче декабрьдә Шотландиянең Глазго шәһәрендә узачак йөзү буенча Европа чемпионатына (25 м) сайлап алу ярышлары булачак.
Ярышларны РФ Спорт министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм ТР йөзү федерациясе оештыра.
Катнашучыларның чыгышларын барлык теләүчеләр бушлай карый алачак. Россия чемпионаты Казанның Су спорт төрләре сараенда 5-нче ноябрьдән 10-нчы ноябрьгә кадәр узачак, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе. Җәдвәл белән сайтта танышырга мөмкин.