В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чемпионат ачылышы 27-нче апрель көнне 12.00 сәгатьтә булыр дип көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 27-28 апрель көннәрендә Казан төркемле күнегүләрдә нәфис гимнастика буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Гимнастика үзәгендә узачак ярышларда җиңү өчен илнең 39 төбәгеннән 40-тан артык команда көч сынашачак.
Чемпионат ачылышы 27-нче апрель көнне 12.00 сәгатьтә булыр дип көтелә, аннары командалар 5 туп, 3 кыршау һәм 2 пар булава белән күнегүләр күрсәтәчәк.
28-нче апрельдә 12.00 сәгатьтән аерым төрләрдәге финал ярышлары узачак, 13.00 сәгатьтә чемпионатның барлык җиңүчеләрен бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.