В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Ак Барс» көрәш сараена илнең төрле почмакларыннан иң көчле 300 спортчы җыелачак
Казанда 15 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр озын нард уеннары буенча Россия чемпионаты узачак. «Ак Барс» көрәш сараена илнең төрле почмакларыннан иң көчле 300 спортчы җыелачак. Чемпионатта Татарстан данын яклап спорт остасы кандидаты исеменә лаек 5 уенчы һәм әлеге спорт төре буенча 1 разрядлы 17 уенчы катнашачак.
Чара программасына озын нард уеннары буенча ир-ат һәм хатын-кыз чемпионатлары, блиц-дисциплина кертелгән. Моннан тыш, Осталар кубогына махсус ярыш һәм бер пойнтлы турнир уздырылачак. Өстәмә приз фонды 4,5 млн сум, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Чемпионатның ачылу тантанасы 14 октябрь көнне сәгать 19:00 гә билгеләнгән. Ачылыш тантанасы бушлай уздырыла.
Чара турында тулы мәгълүмат, җәдвәл һәм регламентлар белән Россия Нард федерациясенең рәсми сайтында танышырга була.