Ярышларга 36 илдән катнашучылар киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Казан билбау көрәше буенча XIX дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Ярышлар 27-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр «Ак Барс» көрәш сараенда узачак һәм 36 илдән катнашучыларны җыячак.
Дөнья чемпионаты, гамәлдәге халыкара судьялык кагыйдәләре нигезендә, ирекле һәм классик стильләр буенча үткәрелә. Призлы урыннар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында берничә авырлык категориясендә уйнатылачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Ир-атлар ирекле стиль белән билбау көрәшендә 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг, классик стиль белән – 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг нан артык авырлык категорияләрендә чыгыш ясаячак. Хатын-кызлар (ирекле стиль) 52 кг, 58 кг, 66 кг, 76 кг һәм 76 кг нан артык авырлык категорияләрендә көч сынашачак.
Чемпионат программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.