В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең төрле почмакларыннан 400-гә якын спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Киләсе ял көннәрендә, 16-17 мартта, Казанда традицион карате буенча XI Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
Ярышларда илнең төрле почмакларыннан 400-гә якын спортчы катнашачак. Ярышлар тугыз яшь категориясендә һәм дүрт дисциплинада узачак: ката, кумите, фукуго, энбу. Ярышлар программасы турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин.
Турнир «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Чараның тантаналы ачылышы 16-нчы мартның 11.00 сәгатенә планлаштырылган.
Тамашачылар өчен керү ирекле.