Турнирда 14 илдән 252 спортчы чыгыш ясаячак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). 16-нчы августтан 20-нче августка кадәр Казан «Баскет-холл»ында катнаш көрәш (ММА) буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
Турнирда Әрмәнстан, Бәхрәйн, Болгария, Финляндия, Греция, Италия, Казахстан, Яңа Зеландия, Польша, Португалия, Россия, Испания, Таҗикстан һәм Эстония кебек 14 илдән 252 спортчы (164 өлкән һәм 88 юниор) катнашачак. Бу коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Европа дәрәҗәсендә үткәрелә торган IMMAF катнаш көрәшләр халыкара федерациясенең беренче турниры.
2021 елгы ММА буенча зурлар җыелма командасы составына ир-атлар арасында 9 үлчәү категориясендә чыгыш ясаучы спортчы керде, ә хатын-кызлар арасында – 6 үлчәү категориясендә, дип хәбәр итә Россия ММА Союзы матбугат хезмәте.
Чемпионатның барлык көннәрен һәм Европа беренчелеген трансляцияләү ММА.рф мультимедиа платформасының махсус проекты битендә һәм «ВКонтакте» соцчелтәрендә Россия ММА берлегенең рәсми битендә планлаштырылган.