Казан укытучыларын, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагогларын шәһәр билбордларында һәм медиафасадларында һөнәри бәйрәмнәре белән котлаячаклар. Экраннарда педагогларның фотосурәтләре белән бәйрәм котлаулары пәйда булачак. Әлеге акциягә «Ак Барс Арена» да кушылды: котлауларны шәһәрнең иң зур экранында — аренаның медиафасадында күрсәтәчәкләр. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Мачин хәбәр итте.
Шулай ук булачак бәйрәм уңаеннан Казан телевидение каланчасында бәйрәм утлары кабыначак.
Моннан тыш, халыкның күпсанлы үтенечләре буенча быел ел саен үткәрелә торган «Укытучыга котлау хаты» акциясе киңәйтеләчәк. Шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары бөтен Татарстан буенча укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм өстәмә белем бирү педагогларына котлаулар юллый алачак. Акция 4 октябрьдә «Елмай» паркында «Россия почтасы» белән берлектә узачак.
Бүген Казанның мәгариф системасында 34 меңгә якын кеше эшли, шуларның 17,5 мең кешесе — мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар.