Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.07.2021, 10:12

Казанга «Бурлацкий Идел буенда. Максим Дмитриев юллары белән» уникаль этнографик экспедициясе килә

Төшерү төркеме танылган фотограф Максим Дмитриев маршруты буенча Идел башыннан алып тамагына кадәр узачак һәм волжаннар тормышы турында документаль фильм төшерәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). 10-нчы июль көнне Татарстан башкаласына Рус географик җәмгыяте эгидасы астында «Бурлацкий Идел буенда. Максим Дмитриев юллары белән» уникаль этнографик экспедиция киләчәк.

Фоторәссам һәм Рус географик җәмгыяте әгъзасы Миша Бурлацкий, режиссер-документалист Александра Андронованың ярдәмчеләре һәм төшерү төркеме белән берлектә, Түбән Новгород фотографы Максим Дмитриев маршруты буенча бөек Иделнең башыннан алып тамагына кадәр узачак. Төшерү төркеменең бурычы – Идел буе халкын пыяла пластиналарда сурәтләү һәм бу хакта документаль фильм төшерү. Кино төшерү өч көн дәвамында Казанда һәм бер көн – «Время кино» дирекциясе ярдәмендә Зөя утрау-шәһәрлегендә узачак.

14-нче июльдә «Кабан күле янында кино вакыты» циклы һәм Кабан күле яр буенда «КиноСреда» проекты кысаларында киноэкспедиция командасы белән иҗади очрашу узачак. Кунаклар аудитория сорауларына җавап бирәчәк һәм катлаулы, ләкин бик кызыклы төшерү процессы турында сөйләячәк. Моннан тыш, тамашачыларга Марина Разбежкинаның Максим Дмитриев турында сөйләүче «Оптическая ось» документаль фильмы тәкъдим ителәчәк (16 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен). Чара 21:00 сәгатьтә башлана. Кино күрсәтү һәм иҗади очрашуга керү ирекле.

Экспедиция 24-нче июнь көнне Санкт-Петербургта старт алды. Ай ярым эчендә команда коры җир һәм су буйлап 4500 километрдан артык араны Тверь өлкәсеннән алып Әстерхан өлкәсенә кадәр ун регион территориясе буенча үтә. Идел башыннан Түбән Новгородка кадәрге юлны экспедиция махсус җиһазландырылган күчмә лабораториядә уза. Түбән Новгородтан Казанга кадәр – «Идел» судносында. Корабль этабы 5-нче июль көнне Түбән Новгород елгасы вокзалыннан старт алды. Казаннан алып Әстерханга кадәр – кабат күчмә лабораториядә.

Фильмның фотокүргәзмәләре һәм презентацияләре 2021 елның көзендә Санкт-Петербург һәм Түбән Новгородтагы Рус географик җәмгыяте штаб-квартирасында, Идел буе пароходчылыгының күргәзмә киңлегендә Елга вокзалы бинасында узачак. Алга таба документаль фильм фестивальне алга этәрү һәм кинопрокат өчен Россия дистрибьюторларына тапшырылачак. Проект авторлары күргәзмәне һәм документаль фильмның премьерасын Түбән Новгородның 800 еллыгына һәм Рус география җәмгыятенең 175 еллыгына багышлаячаклар, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар