Беренче һәм икенче урыннарда – Санкт-Петербург һәм Мәскәү.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Казан 2018 елда Россиянең туристлар арасында иң популяр 3 шәһәре арасына керде. Татарстан башкаласын Санкт-Петербург һәм Мәскәү генә узган.
Tvil.ru Россия торак броньлау сервисы мәгълүматлары буенча, узган елда туристлар Казанга уртача 2,9 көн сәяхәт иткән һәм торак өчен 3 кешедән торган гаиләгә тәүлегенә 3 мең сумнан бераз гына артык тоткан.
Казан белән беррәттән Россия шәһәрләре унлыгына Санкт-Петербург, Мәскәү, Краснодар, Петрозаводск, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Воронеж, Түбән Новгород һәм Тула керде. Татарстан башкаласы әлеге рейтингта өченче урында.