Әлеге чорда шәһәрдә броньлар саны 32% ка арткан
Фото: Денис Гордийко
Тулаем алганда, язгы сезонда Россиядә, 2023 елга караганда, кунакханә номерлары һәм апартаментлар 25% ка күбрәк броньланган. Калининград өлкәсенең Зеленоградск шәһәре барысын да уздырган, биредә сәяхәтләргә ихтыяҗ 75% ка арткан.
Аннан соң Псков килә, биредә броньлар 60% ка арткан. Аннары – Геленджик, Тула һәм Мурманск – үсеш 50% тан артык. Мәскәүдә һәм Түбән Новгородта язгы туризм 38% ка үскән.
Популяр туристик юнәлешләр исемлегенә шулай ук Санкт-Петербург, Сочи, Эсто-Садок, Ярославль, Иркутск һәм Екатеринбург керде, дип хәбәр итә «Газета.rи».
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан балалар белән март аенда ял итү өчен топ-5 юнәлешкә керде. Шәһәрдә гадәттә өч төнгә тукталалар.