Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2024, 12:57

Казан киңлек мәгълүматларының илкүләм системасын булдыру буенча эшче төркемгә эләкте

ТР башкаласы проектта Иркутск өлкәсе, Краснодар һәм Пермь крае белән беррәттән катнашкан бердәнбер Россия шәһәре булды

Фото: Марат Мөгыйнов

Татарстан башкаласы Россиядә 2023 елда «Илкүләм киңлек мәгълүматлары системасы» бердәм цифрлы платформасын булдыру буенча пилот төркемгә кертелгән бердәнбер шәһәр булды. Казаннан тыш, проектта Иркутск өлкәсе, Краснодар һәм Пермь крае катнаша. Шул ук вакытта шәһәр илдә беренче булып муниципаль геомәгълүмат системасы мәгълүматларын илкүләм базага автомат рәвештә тапшыра башлый. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетындагы аппарат киңәшмәсендә билгеле булды.

Мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ТР башкаласының проектта катнашуы коммуналь хуҗалык өлкәсенә алдынгы цифрлы эшләнмәләрне кертү аркасында мөмкин булган.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин сөйләвенчә, 2023 елда шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен эшче төркем оештырылган, шәһәрнең цифрлы өлгерүенә ирешү критерийларына анализ ясалган, алдагы елларга бурычлар билгеләнгән.

Бүген Казан турында төп мәгълүмат чыганагы булып муниципаль геомәгълүмат системасы тора. Узган ел төзәтмәләр нәтиҗәләре буенча платформада булган мәгълүмат күләме өчтән бер өлешкә артты – 11,7 миллионнан 15,6 миллионга кадәр, ә кулланучылар саны – 1045 кешегә кадәр. Эш юнәлешләре дә киңәйтелә (22 гә кадәр), ә системаның бөтен функционалын тулы күләмдә куллану өчен 354 уку курсы үткәрелә.

«Без геомәгълүмат системасының мобиль версиясен күчмә эш күләме зур булган өлкәләрдә булдыра башладык. Бу эшчәнлекнең тизлеген һәм оперативлыгын арттырачак. Бер үк вакытта без электрон документ әйләнеше системасының мобиль версиясен булдырабыз – хәзер яңа функционалны сынау һәм камилләштерү бара, эшләрне икенче кварталда тәмамлау планлаштырыла», – дип белдерде Радик Шәфигуллин.

Параллель рәвештә мәгълүматны цифрлаштыру алып барыла, бу аларны реаль вакыт режимында кулланырга һәм алар белән эшләүне тулысынча автоматлаштырырга, ягъни кәгазь документ әйләнешен булдырмаска мөмкинлек бирә. Узган ел 1,4 меңнән артык социаль объект мәгълүматлары җыелган һәм визуальләштерелгән. Киләсе бурыч – әлеге мәгълүматны мәгълүмат ресурсында яшәүчеләргә җиткерү.

Юлия Летникова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.02.2024
Видеорепортаж
05.02.2024 14:02
2023 елда муниципаль хезмәтләр буенча мөрәҗәгатьләрнең 77% ы электрон форматта килгән
Барлык яңалыклар