ТР башкаласы проектта Иркутск өлкәсе, Краснодар һәм Пермь крае белән беррәттән катнашкан бердәнбер Россия шәһәре булды
Фото: Марат Мөгыйнов
Мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ТР башкаласының проектта катнашуы коммуналь хуҗалык өлкәсенә алдынгы цифрлы эшләнмәләрне кертү аркасында мөмкин булган.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин сөйләвенчә, 2023 елда шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен эшче төркем оештырылган, шәһәрнең цифрлы өлгерүенә ирешү критерийларына анализ ясалган, алдагы елларга бурычлар билгеләнгән.
Бүген Казан турында төп мәгълүмат чыганагы булып муниципаль геомәгълүмат системасы тора. Узган ел төзәтмәләр нәтиҗәләре буенча платформада булган мәгълүмат күләме өчтән бер өлешкә артты – 11,7 миллионнан 15,6 миллионга кадәр, ә кулланучылар саны – 1045 кешегә кадәр. Эш юнәлешләре дә киңәйтелә (22 гә кадәр), ә системаның бөтен функционалын тулы күләмдә куллану өчен 354 уку курсы үткәрелә.
«Без геомәгълүмат системасының мобиль версиясен күчмә эш күләме зур булган өлкәләрдә булдыра башладык. Бу эшчәнлекнең тизлеген һәм оперативлыгын арттырачак. Бер үк вакытта без электрон документ әйләнеше системасының мобиль версиясен булдырабыз – хәзер яңа функционалны сынау һәм камилләштерү бара, эшләрне икенче кварталда тәмамлау планлаштырыла», – дип белдерде Радик Шәфигуллин.
Параллель рәвештә мәгълүматны цифрлаштыру алып барыла, бу аларны реаль вакыт режимында кулланырга һәм алар белән эшләүне тулысынча автоматлаштырырга, ягъни кәгазь документ әйләнешен булдырмаска мөмкинлек бирә. Узган ел 1,4 меңнән артык социаль объект мәгълүматлары җыелган һәм визуальләштерелгән. Киләсе бурыч – әлеге мәгълүматны мәгълүмат ресурсында яшәүчеләргә җиткерү.
Юлия Летникова