В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче өч урынны Севастополь, Калининград һәм Сухум алып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Казан 2019-2020 еллардагы Яңа ел каникулларында ял итү өчен 10 популяр шәһәр арасына эләкте. ТР башкаласы рейтингның сигезенче урынында урнашкан. Беренче өч урынны Севастополь, Калининград һәм Сухум алып тора.
Tvil.ru мәгълүматлары буенча, туристларның 38%-ы Яңа ел каникулларында ялларын икәүләп үткәрергә ниятли, күп очракта алар фатирларны арендага ала (49%). 25,7% тәшкил иткән гаиләле туристлар Яңа елга балалар белән ял итү өчен кунакханәләр, компанияләр (21,7%) – кунак йортлары һәм коттеджлар сайлый.
Шулай ук исемлекнең беренче унлыгына Ялта, Сочи, Санкт-Петербург, Шерегеш, Мәскәү һәм Суздаль шәһәрләре кергән.