В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Карар Идел ярларын ныгыту мөмкинлеге бирәчәк
Хөкүмәт Казанның елга портында «Яңа порт» дамбасын төзүгә акча бүлеп бирәчәк. Шәһәр 200 миллион сум күләмендә финанслау алачак. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин күрсәтмәсендә әйтелә. Тиешле документ хөкүмәт сайтында бастырылган.
Агымдагы ел ахырына кадәр Порт урамы районында гомуми озынлыгы 2,5 чакрымнан артык булган яр саклау корылмасының беренче 210 метры төзеләчәк.
Дамба шәһәрнең Идел өсте тигезлегеннән түбәнрәк булган өлешен су басудан сакларга мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә биредә яр буен һәм башка уңайлы шәһәр мохите объектларын төзү планлаштырыла.
Төзелеш Казан елга портын модернизацияләү проекты кысаларында алып барыла.