Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2022, 09:11

Казан кышка әзерлек паспорты алды

Аларны шәһәрдәге барлык 5920 күпфатирлы йорт һәм тулай торак, шулай ук 46 җылылык белән тәэмин итүче оешмасы алды.

Казанның 5920 күпфатирлы йорты һәм тулай торагы кышка әзерлек паспортларын алды. Алар йортларның кышкы шартларда файдалануга әзерлеген тикшерү акты нигезендә төзелгән. Торак фондын якынлашып килүче кышка әзерләгәндә 5493 күпфатирлы йортта үзәк җылыту челтәрләре юыла һәм пресслана. 891 км тышкы җылылык челтәре прессланган. 24 мең кв. метр түбәдә һәм 35 мең кв. метр фасадта агымдагы ремонт башкарылган. 12 йортта 170 кв. метр тәрәзә пыяласы куелган, 250 кв. метр ишек алмаштырылган һәм ремонтланган.

Торак фондыннан тыш, Ростехнадзор карамагындагы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның 46 сы да әзерлек паспортларын алды. Шәһәрне өч ТЭЦ, «Савиново», «Азино» һәм «Горки» район котельныйлары, 185 квартал котельныйлары (ведомстволарныкын да кертеп) тәэмин итә. Моннан тыш, 23 йорт үзләренең түбә котельныйлары белән җылытыла, ә 404 йорт – индивидуаль фатир җылытуында.

Шәһәрнең җылылык белән тәэмин итү объектларының әзерлеген раслагач, Казан да кышка әзерлек паспортын алды.

Кышкы чорда йорт яны территорияләрен карап тотуга (аларга торак оешмалары җавап бирә) аерым игътибар бирелә. Ишегалларын җыештыру өчен идарәче оешмалар тарафыннан 201 махсус техника берәмлеге әзерләнде. Болар – отвал һәм щеткалары булган тракторлар, мини-төягечләр һәм шнекоротор карҗыйгычлар. Бозлавыкка каршы көрәш өчен 8,5 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.

2956 җыештыручы ишегалдын кулдан чистартачак, алар кирәкле инвентарь белән тәэмин ителгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Торак-эксплуатация конторында ишегалды себерүчеләрнең 500 вакансиясе бар. Агымдагы елның июлендә территорияне җыештыруга тарифның бераз артуы тулысынча хезмәткәрләрнең хезмәт хакына юнәлдерелгән.

Узган елдан башлап Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров карары буенча идарәче оешмалар квартал эчендә йөрү юлларын җыештыру буенча шартнамәләр төзи башладылар. Күпфатирлы йортларның квартал эчендәге йөрү юлларын җыештыруда идарәче компанияләрнең 82 берәмлек махсус техникасы җәлеп ителәчәк. Махсус техника GPS-маяклар белән җиһазландырылган һәм тәүлек буе аны контрольдә тоту өчен Autographs системасында күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, йорт эчендә урнашкан коммуналь челтәрләрдәге җитешсезлекләр һәм ишегалларын җыештыру буенча теләкләрне «Ачык Казан» системасына, 063 телефоны буенча юлларга була, шулай ук телеграммда Башкарма комитетның «Минем Казан» чат-боты эшли башлады.

Барлык яңалыклар