Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.11.2023, 15:35

Казан 2023/2024 елларның ягу чорына әзерлек паспорты алды

Документ шәһәрнең барлык торак-коммуналь комплексының кышка әзерлеген раслый

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тикшерү нәтиҗәләре буенча Казанга 2023/2024 елгы ягу чорына әзерлек паспортын тапшырды. Шәһәрнең әзерлеген бәяләү ведомство тарафыннан 16 нчы сентябрьдән алып барыла.

Казанда ягу чоры (5 нче октябрьдә башланды) башланганчы, муниципалитет тарафыннан кышка җылылык белән тәэмин итүче җылылык челтәре оешмаларының һәм барлык җылылык энергиясен кулланучыларның әзерлеген расланган программа нигезендә бәяләүче комиссия төзелде. Агымдагы елда федераль законнарга үзгәрешләр кертү сәбәпле, комиссиянең яңа бурычлары барлыкка килде: Казан ТЭЦларының әзерлек паспортларын тикшерү һәм бирү.

Әзерлек паспортын алу өчен муниципалитетның авария хәленең нәтиҗәләрен бетерү буенча эш планы, җылылык белән тәэмин итү системаларының торышын мониторинглау системасы, оператив-диспетчерлык идарәсе механизмы булырга, шулай ук җылыту чорына әзерлекне бәяләү кагыйдәләре таләпләрен үтәргә тиеш.

«Вакытында җылылык җибәрү һәрвакыт безнең өчен өстенлекле бурыч булды һәм булачак, чөнки бу шәһәр халкының сәламәтлеге һәм уңайлы яшәү шартлары мәсьәләсе. Без яңа ягу чорына алдагы чор беткәннән соң икенче көнне әзерләнә башлыйбыз. Һәм, бу бик масштаблы һәм авыр эш булуга карамастан (объектлар күп һәм һәр җирдә үз үзенчәлекләре, катлаулылыклары бар), без нормативларда билгеләнгән срокларны бер көнгә дә бозмадык, киресенчә, күп җирдә алдан җылылык бирделәр», – дип аңлатма бирде Казан Мэры Илсур Метшин.

Казанда кышка барлык алты эре җылылык чыганагы әзерләнгән: ТЭЦ-1, 2, 3, «Савиново», «Горки», «Азино» район котельныйлары, шулай ук «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 128 котельные һәм 53 ведомство котельныйлары.

2023 елда Курчатов урамы, 5, Жуковский урамы, 5, Тополевая урамы, 6 адресы буенча «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең өч котельные модернизацияләнде. Планлы рәвештә 41 км артык җылылык челтәре һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылган һәм реконструкцияләнгән. Ревизиядән һәм әзерлектән соң 1900 км магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләренә прессовка үткәрелгән.

Билгеләнгән вакытта җылылык җибәрүгә барлык 853 социаль өлкә объекты әзерләнгән, шул исәптән 635 мәгариф объекты һәм 116 сәламәтлек саклау объекты. Социаль өлкәдәге күп кенә учреждениеләргә заявкалар буенча вакытыннан алда җылылык бирелде. Моннан тыш, кышка үзәк җылыту белән 5523 торак йорт әзерләнгән (Казанда барлыгы 5956 күп фатирлы йорт, шуларның 433 е шәхси җылыту белән).

Торак фондын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2023 елда 66 йортта йорт эчендәге җылыту системалары ремонтланган, биш һава торышына карап көйли торган узеллар урнаштырылган, 61 фасад җылытылган. Социаль өлкә учреждениеләрен капиталь ремонтлау кысаларында 11 мәктәп, җиде балалар бакчасы һәм алты ышаныч үзәге энергия нәтиҗәлелеген арттырды.

Барлык яңалыклар