Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2021, 19:36

Казан бистәләрдә һәм ерак урнашкан торак комплексларда яшәүче балалар өчен 10 мәктәп автобусына ия булды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар өчен транспорт чараларының символик ачкычын тапшырды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә мәктәп автобусларын тапшырды. Тантаналы чара «Казан» гаилә үзәге янында узды. 120 транспорт чарасының 10-сы Казанга адресланган. Алар торак массивларда, комплексларда һәм бистәләрдә мәктәп маршрутлары буенча, ягъни белем бирү оешмалары транспорт юлларыннан еракта урнашкан урыннар буенча йөриячәк.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, балаларны ташу, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе. «Бүген безнең республикада 810 транспорт чарасы бар, алар балаларны мәктәпкә китерүне тәэмин итә, 861 маршрут эшли. Федераль программа ярдәмендә 120 мәктәп автобусы алу мөмкинлеге бар, шуларның 70-е бүген файдалануга тапшырылачак. Бу автобуслар барлык заманча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә», – диде ул Чаша янында узган тантанада.

Автобуслардан символик ачкычны Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды. Республикада мәктәп автобуслары 861 маршрут буенча 23 мең укучыны йөртәләр. Соңгы 3 елда муниципалитетлар 352 яңа мәктәп автобусы алды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

«Вакыт аяусыз, вакытлар узу белән теләсә нинди техника ватыла һәм искерә. Бүген безгә тагын 10 яңа мәктәп автобусыннан ачкычлар тапшырдылар. Хәзер балаларның яңа, заманча автобусларда, иминлектә һәм комфортта йөрүенә без бик шат», – диде Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

Барлык автобуслар да «Глонасс +112» спутник навигациясе, уңайлы утыргычлар һәм иминлек каешлары белән җиһазландырылган.

Барлык яңалыклар