Татарстан башкаласында акция 20-нче июльдә Меңьеллык мәйданында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казан бокс буенча иң масштаблы ачык өйрәнүләргә ярдәм йөзеннән акция уздыра. Шәһәр халкын һәм туристларны 20-нче июльдә Меңьеллык мәйданына чакыралар.
Халыкара бокс көнендә, 22-нче июльдә, Россия бокс федерациясе Мәскәүнең Кызыл мәйданында 5 меңнән артык кеше катнашында дөнья тарихында иң масштаблы бокс ачык өйрәнүләре оештыра. Бу вакыйга иң массалы буларак Гиннесс рекордлар китабына керер, дип көтелә. Проектта Россиянең 85 төбәге һәм 175 ил катнашачак. Бөтен дөнья буенча бәйрәмнең тамашачылар аудиториясе 150 млн кеше тәшкил итәчәк.
Казан да хәрәкәткә кушылачак. Бәйрәм алдыннан, 20-нче июльдә, Меңьеллык мәйданында бокс буенча ачык өйрәнүләр узачак. Биредә шулай ук спорт конкурслары һәм концерт булачак. Чарада бокс яратучылар да, Казан һәм Татарстанның барлык актив һәм спорт яратучы кешеләре дә катнаша ала. Акциядә катнашучыларны түләүсез теркәү Татарстан Республикасы бокс федерациясе сайтында бара. Чара Татарстан Хөкүмәте һәм Казан Башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә.