24 сентябрьдә Җиңү паркында Татарстан профсоюз хәрәкәтенең 120 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты һәм бай программа узачак. Казанлылар өчен бу көнне Фирдүс Тямаев һәм «Волга-Волга» ансамбле чыгыш ясаячак.
Бәйрәмдә тематик зоналар эшләячәк. Татарстан Профсоюзлар федерациясе белгечләре социаль-хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салу, хезмәтне саклау һәм шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтүнең көнүзәк мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрәчәк. Паркның иң кечкенә кунаклары өчен уеннар һәм конкурслар белән интерактив мәйданчыклар эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Профсоюзлар федерациясе иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте.
Тантаналы өлеш кысаларында республиканың хезмәт нәселләрен бәйрәм итү һәм бүләкләү булачак.
Төп сәхнәдә танылган артистлар чыгыш ясаячак. Бәйрәмнең хедлайнерлары – халыкның яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев һәм «Волга-Волга» ялкынлы төркеме. Шулай ук шәһәр халкын республиканың иҗат коллективлары чыгышы көтә.
Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана.