Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 14:40

Казан ТР Хөкүмәтенә зур габаритлы махсус техника сатып алу өчен акча бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать җибәрәчәк

Аномаль кар яуган көннәрдә шәхси компанияләр машиналарны арендалау бәясен сәгатенә 10 мең сумга кадәр күтәргән

Фото: Денис Гордийко

Казанда 17-21 нче гыйнварда дәвам иткән аномаль кар яву юлларны чистарту эшен оештыруда проблемалы мәсьәләләрне, мәсәлән, кадрлар һәм зур габаритлы техника җитмәүне ачыклады. Бу хакта бүген кар бураны нәтиҗәләрен бетерү буенча штаб утырышында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин белдерде. Шуңа күрә шәһәр Хөкүмәткә республика хакимияте органнары эре габаритлы кар җыю техникасын сатып алу өчен акча бүлеп бирү мөмкинлеген карасын өчен тиешле мөрәҗәгать әзерләячәк һәм җибәрәчәк.

Бүгенге көндә Казанда 595 махсус техника берәмлегенә 570 шофер һәм механизатор туры килә, шуңа күрә машиналар эшчеләр җитмәү сәбәпле туктап кала, ә шоферларга йөкләнеш җитди арта. «Буран» планы гамәлдә булган вакытта муниципаль юл хезмәтләре шәхси компанияләр хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды, алар кар яуган көннәрдә техниканы арендалау бәясен сәгатенә 10 мең сумга кадәр күтәргән.

«Буранлы көннәр безнең барлык җитешсезлекләребезне күрсәтте. Подряд оешмаларына һәм муниципаль унитар предприятиеләренә зур габаритлы техника җитми. Без Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерлибез, алардан ярдәм сораячакбыз, чөнки башкача булмый. Безнең тариф челтәре чынбарлыкны чагылдырмый – булган хезмәт хакына ике смена җыя алмыйбыз. Федераль юлларны чистарту шәһәр юлларына караганда җиңелрәк. Безгә хөкүмәтнең тиешле җитәкчеләренә моны аңлатырга кирәк. Бездә кар җыю техникасының кирәкле сандагы армиясе булырга тиеш. Шуңа күрә хаталар өстендә эш алып барырга кирәк», – дип билгеләп үтте мэр.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Видеорепортаж
02.02.2024 14:21
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Барлык яңалыклар