Яшьләр эшләре буенча министрларның глобаль саммиты төп вакыйга булачак, анда төрле илләрдән 56 вәкил катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль, Алинә Бережная). Быел Казан ислам дөньясының яшьләр башкаласы булачак. Ел дәвамында Татарстан башкаласында масштаблы проект кысаларында берничә зур вакыйга узачак, алар арасында иң мөһиме ислам дөньясы илләре яшьләр эшләре буенча министрларның глобаль саммиты булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Казан – ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусына лаек булган илнең беренче шәһәре. Төрле елларда бу статус Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраджая (Малайзия), Фес (Марокко), Доха (Катар) кебек эре шәһәрләргә бирелде.
«Без ролик ясадык, әлеге статусны алу өчен үз гаризабызны җибәрдек, шуннан соң Казанга берничә мәртәбә команда килде, ул шәһәр инфраструктурасын, чаралар уздыру мөмкинлекләрен бәяләде», – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.
Ислам дөньясының яшьләр башкаласы химаясе астында Казанда 12 гә якын эре чара узачак, нигездә, мәгариф юнәлешендә. Чаралар чиратын март аенда узачак Казанның ислам дөньясының яшьләр башкаласы буларак инаугурация тантанасы ачачак. Тантаналы чара вакытында Татарстан башкаласына Даккидан (Бангладеш) символик алтын ачкыч тапшырылачак.
Шулай ук ел дәвамында шәһәрдә Коръән уку бәйгесе, спорт ярышлары (ат чабышлары һәм киберспорт буенча яшьләр чемпионаты), халыкара яшьләр форумы, заманча мөселман мәдәнияте фестивале һәм башкалар узачак.
Яшьләр эшләре буенча министрлар саммиты төп вакыйга булачак, анда ислам дөньясы илләреннән 56 вәкил катнашачак. «Очрашу темасы мәдәниятара диалог һәм глобаль контекстта тотрыклы үсеш булачак. Бер мәйданчыкта карар кабул итүче һәм урыннарда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен җаваплы кешеләр җыелуы бик мөһим», – дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.
Видеоэлемтә буенча матбугат конференциясенә шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан да кушылды. Ул барлык планлаштырылган чаралар югары дәрәҗәдә узачак, дип ышаныч белдерде. «Казан яшьләр башкаласы итеп сайланды, чөнки шәһәрнең мәдәни мирасы бай, инфраструктурасы үсеш алган, биредә талантлы яшьләр яши. Ышанам ки, Казан төрле илләр һәм континентлар яшьләрен берләштерә торган урын булачак», – дип билгеләде ул.