В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте
Фото: Денис Гордийко
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласы 2025 елда дөнья беренчелеген уздыру урыны булырга тиеш иде, әмма санкцияләр аркасында ярышларны соңрак үткәрергә булганнар.
«Безнең дөнья чемпионаты гамәлдән чыгарылмады, ә кичектерелде. Хәзер халыкара федерация 2027 елгы дөнья чемпионатын Будапештта уздыру буенча карар кабул итте, ә без сөйләшкән 2029 елгы дөнья беренчелеген Пекинга бирделәр. Хәзер бездә 2031 ел буенча бәхәс бара», - дип җиткергән министр ТАСС белән әңгәмәсендә.
Казанның мондый турнирлар үткәрү тәҗрибәсе бар. 2015 елда ТР башкаласы Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын кабул итте.