Бу хакта ТР Спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов хәбәр итте
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә Европа йөзү лигасы (LEN) җитәкчесе Антониу Жозе Силва белән очрашу барышында каралган.
«Казан быелгы җәйдә берләшкән Европа чемпионатын кабул итәргә тиеш иде, әмма аны нәтиҗәдә Белградка бирделәр. Хәзер безгә 2028 елгы турнирны уздырырга тәкъдим итәләр», – дигән Татарстан министры, аның сүзләрен ТАСС китерә. Ул, «Киләчәк уеннары» тәмамлангач, әлеге мәсьәлә буенча тагы сөйләшүләр булачагын җиткерде.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан шулай ук 2031 елда спортның су төрләре буенча дөнья беренчелеген кабул итәргә мөмкин.