В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Биектау аша Пермяк авылына кадәр барачак.
Фото: Денис Гордийко
Казаннан автобуслар көн саен «Көнчыгыш» автовокзалыннан (Аграр ур., 8) кузгалачак. Пермяк авылыннан автобуслар Совет мәйданына кадәр киләчәк.
Беренче вакытта рейслар 19 кешегә исәпләнгән автобусларда башкарылачак. Пассажирлар саны арткан саен маршрутка зур сыйдырышлы, 43 кешегә исәпләнгән уңайлы автобуслар хезмәт күрсәтәчәк.
Җәдвәл һәм юл бәясе турындагы мәгълүматны автовокзалның белешмә хезмәтеннән 6:30 дан 20: 00 гә кадәр +7(843)233-41-17, +7(962)559-30-37 телефоннары аша белергә мөмкин, дип хәбрә итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.